Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпкә җыенырга булышыйк!

Быел 1 сентябрьдә Чаллыда 56 834 бала укырга бара. Аларның 7 меңнән артыгы мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керәчәк. Шәһәр җитәкчеләре укучыларны төзекләндерелгән, тормыш өчен куркынычсыз булган биналарда каршы алачаклар.

Башкарма комитетның мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Винер Харисов әйтүенчә, якынча нәтиҗәләр буенча гомум белем һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең 97,8 %ы яңа уку елына "яхшы", "бик яхшы" билгеләренә әзер инде. Шунысын да әйтергә кирәк, мәктәпләрне яңа уку елына әзерләүгә бюджеттан тыш, предприятие һәм оешмалар да үзләреннән зур өлеш кертә.

Быел агымдагы ремонт өчен бюджеттан бүлеп бирелгән 39 млн 600 000 сум акчага сантехника, түшәм, идән, җылыту системалары яңартылган. Моннан тыш, 3 мәктәпкә һәм 10 балалар бакчасына капиталь төзекләндерү ясалды. Болар өчен 645 млн 964 550 сум акча тотылды.

"Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясенә ел саен предприятие һәм оешма җитәкчеләре, депутатлар кушыла. Агымдагы елда әлеге акция кысаларында мәктәпләргә 11 млн 360 983 сумлык ярдәм күрсәтелгән. Бу эшкә шәһәр мәктәпләрен төрле елларда тәмамлаган 115 укучы үзеннән өлеш керткән. Әйтик, Илдар Галәветдинов 26 нчы гимназиягә 5 млн 800 000 сумлык ярдәм иткән.

"Бездә ярдәмгә мохтаж балалар аз. Катыргы-кәгазь комбинаты биргән 10 мең сум акчаны берничә ятим балага бүлеп бирдек", - ди 2 нче гимназия директоры Фирдүсә Әюпова. Бу акциягә гомум белем бирү учреждениеләреннән тыш, 10нан артык предприятие һәм оешма, шәһәр Советы депутатлары да кушыла. "КАМАЗ" акционерлык җәмгыяте беренче сыйныф укучыларына 500 сумлык сертификат тапшыра. Ә автогигантта эшләүчеләрнең балаларына 1000 сумлык сертификат бирелә.

"КАМАЗ" мәдәният сараенда аз керемле һәм күп балалы гаиләләргә укучыларны мәктәпкә әзерләү максатыннан, канцелярия товарлары җыела. "Изгелек кылырга һәркем үзеннән өлеш кертә ала", - диләр әлеге чараны оештыручылар.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев: "Бу акциянең асылы акчаның яисә ярдәмнең күләмендә түгел, ә игътибар күрсәтү, бер-береңә булышу. Мондый ярдәм - бердәмлек, ярдәмләшү хисе ул", - дип предприятие һәм оешма җитәкчеләренә балалары мәктәпкә баручы ата-аналарга ярдәм итәргә чакырды.

Зөлфия

ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев