Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпләрдә капиталь ремонт бара

Мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­лә­ре­нә ка­пи­таль ре­монт бу­ен­ча 2012 ел­да старт ал­ган рес­пуб­ли­ка прог­рам­ма­сы бы­ел да тем­п­ла­рын ки­мет­ми. Ту­лы­сын­ча тө­зек­лән­де­ре­лер­гә ти­еш­ле объ­ект­лар ара­сын­да Чал­лы­ның си­гез мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­се - 1, 18, 24, 31, 32, 38нче го­му­ми бе­лем би­рү һәм 69 һәм 75нче кор­рек­ция мәк­тәп­лә­ре бар. Алар­ны ре­монт­лау өчен 352 млн сум ак­ча бү­леп би­рел­де.

Ка­пи­таль ре­монт прог­рам­ма­сы­на шә­һә­ре­без­нең 41 мәк­тә­бе кер­те­леп, 2012-2015 ел­лар­да 25 мәк­тәп яңар­тыл­ды. Бы­ел мәк­тәп­ләр­дә ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре үт­кән ел­ның кө­зен­нән үк баш­лан­ды. Без, жур­на­лист­лар да тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре ба­ры­шы бе­лән әле­дән-әле кы­зык­сы­нып то­ра­быз. Бу юлы шә­һәр­нең 24нче мәк­тә­бе­нә юл тот­тык. Би­на 1981 ел­да тө­зел­гән. 35 ел хез­мәт ит­кән бу мә­га­риф уч­реж­де­ни­е­се ка­пи­таль ре­мон­ты­на 42 млн сум ак­ча бү­лен­гән.Фев­раль аен­да мәк­тәп­ләр­дә ка­пи­таль ре­монт­ның то­ры­шы ту­рын­да со­раш­кач, шә­һәр мә­га­риф ида­рә­се баш­лы­гы­ның бе­рен­че урын­ба­са­ры Ви­нер Ха­ри­сов 24нче мәк­тәп­тә эш­лә­ү­че "Бә­рә­кәт" тө­зе­леш ком­па­ни­я­се (җи­тәк­че­се Ан­дрей Ба­дер) тө­зү­че­лә­ре­нең юга­ры тем­п­лар бе­лән сый­фат­лы эш­лә­вен әйт­кән иде. Чын­нан да би­ре­дә эш кү­ләм­нә­ре­нең шак­тый өле­ше баш­ка­рыл­ган ин­де."Без­дә эш­лә­ү­че "Бә­рә­кәт" тө­зе­леш ком­па­ни­я­се үт­кән ел 37нче мәк­тәп­кә ка­пи­таль ре­монт яса­ды. Ях­шы сый­фат­лы эш­лә­вен күр­сәт­те. Үза­ра мө­нә­сә­бәт­лә­ре­без әй­бәт. Әйт­кән сүз­лә­ре­без­гә ко­лак са­лып, ки­рәк­сә үз­гәр­теп-тө­зә­теп, ты­ры­шып эш­ли­ләр. За­каз­чы бу­ла­рак без­гә эш­нең тиз­рәк, сый­фат­лы­рак баш­ка­ры­луы һәм эш­лән­гән эш­нең кү­лә­ме күб­рәк бу­луы ки­рәк, - ди мәк­тәп ди­рек­то­ры Ил­шат Ус­ма­нов.- Ка­пи­таль ре­монт си­гез по­зи­ци­я­дә баш­ка­ры­ла. План­да ка­рал­ган эш­ләр­дән эко­но­ми­я­лән­гән ак­ча исә­бе­нә икен­че кат­та ли­но­леум­ны алыш­тыр­дык, акт­лар за­лын яңар­та­быз һәм аш­ха­нә­дә ка­пи­таль ре­монт ясый­быз. Би­на­га ке­рү өле­шен­дә эш кү­ләм­нә­ре күб­рәк - ки­е­нү-чи­ше­нү урын­на­ры да ясат­тык. Ан­на­ры бе­рен­че кат­та тү­шәм­не һәм электр чел­тәр­лә­рен яңар­тыр­га исә­бе­без бар".Ме­ди­ци­на ка­би­не­тын, шу­лай ук эко­но­мия исә­бе­нә, фев­раль аен­да ук ре­монт­лап куй­ган­нар. "Шык­сыз ка­би­нет­ны ялт итеп ма­тур­лап ясап куй­ды­лар тө­зү­че­ләр, идән­гә плит­ка җәй­де­ләр, хәт­та ти­гез­ле-ти­гез­сез сте­на­лар­ны да шоп-шо­ма ит­те­ләр",-дип шат­ла­на ди­рек­тор­ның ху­җа­лык эш­лә­ре бу­ен­ча урын­ба­са­ры Ми­лә­ү­шә Ха­ри­со­ва.Ми­лә­ү­шә Рә­и­сов­на бе­лән сый­ныф бүл­мә­лә­ре­нә дә күз сал­дык. 40 сый­ныф бүл­мә­се­нең 30ы әзер бу­лу­ын әйт­те ул. Һәр­кай­сын­да тә­рә­зә­ләр алыш­ты­рыл­ган, ишек­ләр ку­ел­ган, ра­ко­ви­на­лар, ба­та­ре­я­лар яңар­тыл­ган. Кос­ме­тик ре­монт ясый­сы гы­на кал­ган. Аны­сы­на мәк­тәп хез­мәт­кәр­лә­ре­нә ата-ана­лар бу­лы­шыр­га вәгъ­дә ит­кән икән. Ре­монт өчен бу­яу, баш­ка ки­рәк ярак­лар бе­лән мәк­тәп тә­э­мин итә­чәк. Алар­ны ре­монт­тан кал­ган ме­талл­ны тап­шыр­ган ак­ча­га са­тып ала­лар икән.Аш­ха­нә­нең бер өле­шен­дә - тук­ла­ну за­лын­да ин­де эш­ләр тә­мам­лан­ган, сте­на­лар­ны бер кат бу­йый­сы гы­на кал­ган. Ә кух­ня өле­ше тө­зү­че­ләр­не кө­тә: җи­һаз­ла­ры бу­ша­тыл­ган, мәй­дан­нар тө­зек­лән­де­рү­гә әзер.Ил­шат Миз­хәт улы сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, үт­кән ел­ның но­яб­рен­нән баш­лан­ган ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре­нең бү­ген­ге көн­гә 70 %ы баш­ка­рыл­ган. Би­на­ның бар­лык тә­рә­зә­лә­ре (ишек тө­бен­дә­ге бер­ни­чә­сен­нән тыш), шу­лай ук ишек­ләр алыш­ты­рыл­ган. Бәд­рәф­ләр­дә идән сте­на­лар­га ка­фель бер­ке­тел­гән, сан­тех­ни­ка җи­һаз­ла­ры да күз явын алыр­лык бу­лып ял­ты­рап то­ра. Го­му­мән ал­ган­да, би­на эчен­дә­ге эш­ләр ки­меп ба­ра. Ә ме­нә тү­бә­дә эш­лә­ре­нең 30%ы гы­на баш­ка­рыл­ган әле, эш­че­ләр­нең бер өле­ше бү­ген­ге көн­дә тү­бә ябу эш­лә­ре бе­лән мәш­гуль, бер­төр­кем фа­сад­ны эш­ли, пан­дус ясый­лар. Бү­ген­ге көн­гә си­гез по­зи­ци­я­нең бер­се - от­мост­ка бө­тен­ләй эш­лән­мә­гән. Чөн­ки ул ка­пи­таль ре­монт­ның соң­гы эше икән.Мәк­тәп­тә эш­ләр 1 июль­гә тә­мам­ла­ныр­га ти­еш. Һәр­бер көн исәп­тә һәм эш тем­п­ла­рын ки­ме­тер­гә һич тә яра­мый.Бил­ге­ле, ка­пи­таль ре­монт эш­лә­ре тө­зү­че­ләр өчен ге­нә тү­гел, мәк­тәп кол­лек­ти­вы өчен дә авыр һәм мә­шә­кать­ле эш. Аның ка­ра­вы, яңа уку елын өр-яңа мәк­тәп­тә баш­ла­я­чак­лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев