Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәпләрдә намаз уку бүлмәләре мәҗбүри булачак. Кайда?

Төркиянең һәр яңа дәүләт мәктәбендә намаз уку бүлмәсе, кызлар һәм ир балалар өчен аерым юыну бүлмәләре булырга тиеш. Мәгариф министрлыгының тиешле карарын Төркиянең рәсми хөкүмәт "Resmi Gazete" бастырган, дип хәбәр итә сишәмбе көнне "NewsTurk" сайты. Бу хакта "Интерфакс" җиткерә.

Шул ук вакытта гыйбадәт кылу бүлмәсен подвалда урнаштырырга ярамый, анда кояш нурлары төшәргә тиеш. Мәгариф министрлыгының яңа күрсәтмәсе дини лицейлар төзелешенә дә кагыла. Элек андый лицейларны ачу 50 меңнән ким булмаган кеше яшәгән торакларда гына мөмкин булса, хәзер ул 5 меңгә кадәр төшерелеп, бистәләрдә, кечкенә районнарда ачу мөмкинлеген дә бирә. Шул ук вакытта яңа мәктәптә сигездән дә ким булмаган уку сыйныфы һәм музыка, сынлы сәнгать өчен аерым бүлмә булырга тиешлеге күрсәтелгән.

http://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев