Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәктәптә пенсия турында өйрәнәчәкләр

Яңа уку елыннан укучылар пенсия турында мәктәп яшеннән үк белә алачак. Россия пенсия фонды мәктәп укучылары өчен интернетта махсус чыганак булдырган. Анда пенсия турында кызыклы мәгълүмат биреләчәк, балаларны булачак пенсияне исәпләргә өйрәтәчәкләр.

- "Яңа интернет-проект мәктәп укучыларын, студентларга киләчәк пенсияне формалаштыру белән бәйле сорауларны хәл итәргә ярдәм итәчәк. Биредә, әйтик СНИЛСны (шәхси лицевой счетның иминит номеры) ничек алырга, пенсия фонды сайтында шәхси кабинетны ничек булдырырга һәм башка сорауларга җавап табып булачак, - ди Татарстан Пенсия бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

Сайт укучыларның әти-әниләренә, укытучылар өчен дә файдалы булачак.

http://shahrikazan.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев