Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әҗмәкәйдә – гадәттән тыш хәл

Янгын 112 квадрат метр мәйданга таралган. Бәхеткә, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. 

Бүген иртәнге җиденче яртыда янгын сүндерүчеләр Әҗмәкәй авылында бер хуҗалыкка ут кабу хакында хәбәр алалар. Янгын сүндерүчеләр шундук урынга кузгалалар. 

– Ут сарайдан чыгып, төзелә торган йортның түбәсенә күчкән. Нәтиҗәдә, аңа шактый гына зыян килгән. Йортның хуҗасы аны рәсмиләштерергә дә, иминиятләштерергә дә өлгермәгән булган, – диде күзәтчелек эшчәнлегенең Тукай районы бүлеге өлкән инспекторы Артем Асеев.

Аның сүзләренә караганда, янгын 112 квадрат метр мәйданга таралган. Бәхеткә, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк. 
Беренчел фаразалар буенча, ул электр чыбыгындагы кыска ялганыш нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару