Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәләкәс елгасын чистартачаклар

ТР Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарновский Чаллыга һәм Тукай районына эш визиты белән килеп китте. Белгечләр әйтүенчә, Мәләкәс елгасының 5 километрга якын өлешен ләмнән арындырачаклар. Бу эш ике этапта башкарыла. Беренче этаптагы эшләр өчен “Экология” милли проекты буенча 160 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

Федераль бюджет акчасына эшләнгән проект агымдагы елның 30 сентябренә кадәр дәүләт экспертизасы үтәргә тиеш. Проектны тормышка ашыру буенча ТР Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарновский  белән фикер алыштылар. Проектның икенче өлеше (елганың 10/70 йортыннан Казан проспектына кадәр) буенча да эш дәвам итә. Сентябрьдә аны дәүләт экспертизасына җибәрергә планлаштыралар. Аннары җирле хакимият федераль бюджеттан ярдәм сорарга җыена. “Мәләкәс, пычрак елга. Аңа Иске шәһәр, Мәләкәс аръягы, Кызыл Чаллы бистәләренең яңгыр сулары ага. “Иделне сәламәтләндерү” милли проекты буенча ТР төзелеш министрлыгы чистарту корылмалары төзү проектын эшләде. 203 миллион сумлык беренче корылма төзелде инде. Ул Мәләкәс аръягындагы яңгыр суларын җыя. Тагын берничә корылма төзелгәч, Мәләкәс төбен чистарта башлыйбыз. Без елганы 40 ел буена җыелган ләмнән арындырырга тиеш”, - диде торак-коммуналь хуҗалык идарәсенең сыйфат контроле бүлеге башлыгы Айрат Насыйбуллин. 
Егор Тарнавский аның сүзләрен куәтләп: “Без бу проектны РФ су ресурслары агентлыгы белән бергә камилләштерәбез. Ул - Чаллы өчен мөһим һәм кирәк эш. Проектны якын арада тормышка ашырабыз”, - диде. 

Фото: musorniy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: табигать экология