Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өмәләр башланды

Узган ял көннәрендә Чаллыда санитар чистарту икеайлыгы кысаларында өмә оештырылды. Анда барлыгы 2865 кеше, 213 предприятие һәм оешма катнашты. Алар барлыгы 82 гектар мәйданны чүп-чардан арындырды. Шулай ук ишек аллары, газоннар чистартылды, агачлар тәртипкә китерелде. Үзәк районы хакимияте "Паритет", "Мәхәллә", "Энтузиаст", "Строим будущее" идарә компанияләре, 13, 88нче мәктәпләр һәм балалар...

Узган ял көннәрендә Чаллыда санитар чистарту икеайлыгы кысаларында өмә оештырылды. Анда барлыгы 2865 кеше, 213 предприятие һәм оешма катнашты. Алар барлыгы 82 гектар мәйданны чүп-чардан арындырды. Шулай ук ишек аллары, газоннар чистартылды, агачлар тәртипкә китерелде.

Үзәк районы хакимияте "Паритет", "Мәхәллә", "Энтузиаст", "Строим будущее" идарә компанияләре, 13, 88нче мәктәпләр һәм балалар бакчаларының эшен уңай бәяләде. Автозавод районында "Камстройсервис", "Челныстройремонт", "Ремжилстрой" идарә компанияләре, 29нчы гимназия һәм башка учреждениеләр актив катнашты. Комсомол районында "Бумажник", "Электротехниклар" идарә компанияләре коллективлары, мәгариф учреждениеләре аеруча тырышып эшләде. Төп шәһәркүләм өмә исә Чаллыда 23 апрельдә үтә. Анда барлык шәһәрдәшләрне дә көтеп калалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев