Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобилизациягә кагылышлы сораулар: РФ Оборона министрлыгы чакырылыш принципларын аңлатты

Кайсы хәрби белгечлекләр өлешчә мобилизациягә беренче чиратта эләгә? Хатын-кызлар һәм ветераннар чакырыла аламы? Хәрби операциягә китүчеләрнең эш урыннары сакланачакмы? Бу турыда «Татар-информ» материалында.

Беренче чиратта – укчылар һәм танкистлар

Өлешчә мобилизация башлануга берничә көн үтте, шулай да чакырылышка кагылышлы сораулар күп. РФ Оборона министрлыгы шуларның иң еш яңгыраганнарына җавап бирде.
Беренчесе – гражданнарны кайсы хәрби белгечлекләр буенча беренче чиратта чакырачаклар? Алар буенча лимит күпме билгеләнгән?
Өлешчә мобилизация вакытында гражданнар аерым бурычларны үтәү өчен чакырыла. Болар танкистлар, артиллеристлар, машина йөртүчеләр һәм механиклар. Запастагыларны чакыру буенча чират юк. Тик кирәкле белгечлекләр һәм хәрби тәҗрибәле кешеләр – алдан. 
Моннан тыш, мобилизацияләнүче кешеләрнең саны хәрби частьләрнең ихтыяҗына бәйле.
Шунысын аерып әйтү кирәк, өлешчә мобилизациянең беренче тәүлекләрендә, повесткаларны көтеп тормыйча, хәрби комиссариатларга 10 меңләп кеше килде. 

Чин, звание һәм яшь – мобилизация вакытында нәрсәләр исәпкә алына?

Өлешчә мобилизациягә иң элек нинди хәрби званиегә ия кешеләрне һәм ничә яшьлекләрне чакыралар? Аларга нинди чикләүләр куела, хатын-кызлар нинди очракта өлешчә мобилизациягә эләгә? Түбәндә бу сорауларга ачыклык кертербез.
Беренче чиратта хезмәткә хәрби белгечлеккә ия кешеләрне сайлап алалар. Ягъни, өлешчә мобилизациягә рядовойлар да, офицерлар составы да эләгә.

Яшенә һәм җенесенә килгәндә, Оборона министрлыгында белдерүләренчә, Россия законнары нигезендә, 35 яшькә кадәрге рядовойлар һәм сержантлар, 50 яшькә кадәрге кече офицерлар һәм 55 яшькә кадәрге өлкән офицерлар чакырылышка эләгә.
Министрлыкта белдерүләренчә, хатын-кызларга кагылышлы белгечлекләр бар. Тиешле хәрби-учет белгечлекләре булган гүзәл затлар, нигездә, медиклар чакырылырга мөмкиннәр. Ләкин, Генштаб белдерүенчә, мондый белгечләргә ихтыяҗ минималь.

Кемне чакырмаячаклар

РФ Оборона министрлыгында аныкланганча, закон буенча өлешчә мобилизация вакытында чакырылмаячак гражданнар категорияләре бар. Беренче чиратта, бу броньланган гражданнар, аларга оборона сәнәгате предприятиеләре хезмәткәрләре керә. Шулай ук бу исемлектә – сәламәтлеге буенча вакытлыча яраксыз дип табылган кешеләр. Мобилизациядән кичектерүне гаилә әгъзасын яки I төркем инвалидларны караучылар, шулай ук 16 яшькә кадәрге дүрт һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүчеләр алачак. Мобилизациягә кермәгән тагын бер төркем – сигез яшькә кадәрге дүрт һәм аннан да күбрәк балалары булган һәм аларны ирсез тәрбияләгән әниләрнең уллары яки кызлары.

Хәрби пенсионерлар махсус операциягә чакырылырмы һәм мобилизацияләнгән хезмәткәрләрнең эш урыннары белән ни булыр?

Россия Оборона министрлыгы билгеләп үткәнчә, хәрби учеттан төшерелгән яки отставкадагы гражданнар, нинди хәрби көч ведомствосы булуына карамастан, чакырылмаячаклар.

Мобилизацияләнгән ир-атларның эш урыннарын саклауга һәм хезмәткәрләрне броньлауга килгәндә, «Оешмалардан броньланган гражданнар закон буенча кичектерелү хокукына ия», – диелә министрлык хәбәрендә. Броньның күп өлешен оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре ала. Хәзер алар көчәйтелгән режимда эшлиләр. Моның өчен күбрәк белгечләр һәм квалификацияле эшчеләр кирәк.


РФ Хөкүмәте карары нигезендә, мобилизацияләнгән кешене эштән азат итәргә ярамый. Мондый хезмәткәр белән хезмәт килешүе мобилизация вакытында өзелеп торырга тиеш. Эш бирүче бу урынга бүтән хезмәткәрне ала ала, әмма бу очракта срочный хезмәт килешүе төзелә. Ягъни, мобилизация буенча хезмәт итүчеләрнең барысы да элеккеге шартларда үз эш урыннарына кайта алачак.

Регионнардан ничә кеше чакырылачак?

Запастагы гражданнарны чакыру буенча төгәл квота билгеләнми, дип анлаталар Генераль штабта. Бу «РФ субьектларында мобилизациягә яраклы кешеләр резервыннан чыгып» хәл ителәчәк. Әлбәттә, мобилизация таләпләре һәр регионда хәрби исәптә торучы кешеләрнең саныннан чыгып үтәләчәк.
Хәрби исәптә булып та, хәзер кыска вакытка чит илләргә китүчеләр нишләргә тиеш? Аларга да мобилизациядә катнашырга мөмкин. Ә менә чит илдә даими яшәүче һәм хәрби учетта тормаучы россиялеләргә бу кагылмый.


 
Мобилизацияләнүчеләргә нинди түләүләр каралган?

«Мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар контракт буенча хәрби хезмәт үтүчеләргә каралган барлык түләүләр һәм социаль гарантияләр белән тәэмин ителә», – дип хәбәр иттеләр РФ Оборона министрлыгында.
Әйтик, мобилизацияләнүчеләргә ай саен званиесе һәм вазыйфасына карап довольствие, моннан тыш, өстәмә һәм иминият түләүләре дә каралган. Акча хәрбинең персональ счетына күчереләчәк, аннан ул аларны өлешчә яки тулаем гаиләсенә күчерә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев