Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мобилизацияләнүчеләргә ай саен – 30 мең сум, ә балаларына 10 меңәр сум

Ярдәм моның белән генә бетми.

Чаллының Андрей Фомичев җитәкчелегендәге Сергей Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинатының күзәтү советының чираттагы утырышы булды. Анда предприятиенең мобилизацияләнгән хезмәткәрләренә һәм аларның гаиләләренә ярдәм мәсьәләсе каралды. 
Бүгенге көндә өлешчә мобилизация кысаларында комбинаттан 42 хезмәткәр озатылган. Аларның һәрберсенә – предприятие ай саен 30 мең сум, ә аның гаиләсендәге һәр балага (18 яшькә кадәр һәм көндезге бүлектә укучы студентларны да кертеп)  10 мең сум акча түләячәк. 
Моннан тыш, эшләгән көннәре өчен һәр хезмәткәр сентябрь ае өчен хезмәт хакы, Яңа елга премия һәм комбинатның 2022 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча дивидиндлар алачак. Комбинат хезмәткәрләренә ел саен бирелә торган ирекле медицина иминияте полисын мобилизацияләнгән ир-егетләрнең гаиләләре алып, файдаланачак. 

Фото КБК сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм Украина махсус операция