Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мошенниклар чыршы сатып та алдый башлады

Шушы көннәрдә аларның тозагына 34 яшьлек хатын-кыз эләкте.

Җиңел генә акча эшләү өчен мошенниклар нинди генә хәйләләр уйлап тапмыйлар. Чыршылар сатып та халыкны алдый башладылар хәзер. Шушы көннәрдә аларның тозагына Чаллыда яшәүче 34 яшьлек хатын-кыз да эләкте. Ул интернет аша 10 мең сумга 10 чыршы сатып алырга була. Сатучы белән телефоннан сөйләшә. Акчасын да күчереп куя. Тик шуннан соң сатучы элемтәгә чыкмый башлый. Шәһәрдәшебез вәгъдә ителгән чыршыларсыз кала. Алданганын аңлап, хатын-кыз полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә. Әлеге очрак буенча җинаять эше кузгатыла.

Мондый күңелсезлекләргә юлыкмас өчен, хокук сакчылары уяу булырга чакыра. Интернет аша акча үзләштерүче мошенниклар эзенә чыгу бик авыр. Гадәттә, алар башка өлкәләрдә теркәлгән номерлардан шалтырата. 

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мошенниклар