Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мотоциклда ашыгыч ярдәм

Чаллыда ашыгыч ярдәм күрсәтүнең мотобригадасы эшли башлады. Бу яңалыкның хуҗасы шәхси компания. Әлегә фельдшерлардан торган бер генә шундый бригада эшли. "Мотобригадалар Казанда дәүләт ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтендә эшлиләр. Без дә үзебезнең шәһәрдә бу ысулын кулланырга булдык", - ди шәхси ашыгыч медицина ярдәмен оештыручыларның берсе Тимур Гыйззәтуллин.

- Аны кая җибәрергә икәнлеген диспетчер билгели. Әйтик, авыруны хастаханәгә алып барырга кирәк булганда, бу вариант уңайсыз. Ә менә урында ярдәм итә алабыз. Чакыру бәясе гадәти бригаданыкы кебек". Тиешле категориядә машина йөртү таныклыгы булган фельдшерлар мотоциклны үзләре йөртәләр.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев