Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөселманнар көч сынаша

16 апрельдә Чаллы каласының "Витязь" спорткомплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча чираттагы турниры оештырыла. Физик көч, яхшы спорт техникасы таләп итә торган ошбу бәйгеләрдә Татарстан шәһәрләре, районнарыннан гына түгел, күрше Башкортстан Республикасынан да спортчылар бик теләп катнаша. Турнирны тамаша итәргә барлык спорт...

16 апрельдә Чаллы каласының "Витязь" спорткомплексында мөселман яшьләренең Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча чираттагы турниры оештырыла.

Физик көч, яхшы спорт техникасы таләп итә торган ошбу бәйгеләрдә Татарстан шәһәрләре, районнарыннан гына түгел, күрше Башкортстан Республикасынан да спортчылар бик теләп катнаша. Турнирны тамаша итәргә барлык спорт сөючеләр чакырыла, дип хәбәр итә ТРМДН матбугат хезмәте.

Аерым алганда, бәйгеләрдә көч сынашу өчен төп таләп - спортчының намаз әһеле булуы. Шуңа күрә алар үлчәнү тәлинкәсенә басканчы намаз гыйбадәтен белү-белмәүләре турында тест үтәләр. Шулай ук көрәшчеләр спорт формасыннан һәм түбәтәйдән булырга тиеш.

Татарча көрәш бәйгесе быел 5 үлчәү категориясендә узачак: 65кг; 75кг; 85кг; 95кг һәм 95тән авыррак. Җиңүчеләрне төрле дәрәҗәдәге дипломнар һәм акчалата призлар көтә. Турнир ахырында кул көрәшендә һәм татарча көрәштә батыр калучылар (үз үлчәм төркемнәрендә) арасында җирәбә уйнатыла һәм анда отучы берләштерелгән турнирның иң зур бүләге - олуг хаҗга юлламага ия була. Ә җиңүче командага кубок тапшырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев