Мәскәү мәктәпләрендә Корбан гаете уңаеннан укулар 4 сентябрьдән башлана
Яңалыклар тасмасы

Мәскәү мәктәпләрендә Корбан гаете уңаеннан укулар 4 сентябрьдән башлана

Мөселманнарның олуг бәйрәме уңаеннан Мәскәүнең Җәмигъ мәчете тирәсендә урнашкан мәктәпләрдә яңа уку елы, тантаналы линейкалар 4 сентябрьгә күчерелә, дип хәбәр итә "Говорит Москва" радиосы. Бу башкаланың Мещан районына кагыла икән. Әйтик 2107 санлы мәктәптә инде бу карар кабул ителгән. Мәскәүлеләр үзләре моңа бик шат, чөнки дүшәмбе -атна башыннан башланган эш,...

Мөселманнарның олуг бәйрәме уңаеннан Мәскәүнең Җәмигъ мәчете тирәсендә урнашкан мәктәпләрдә яңа уку елы, тантаналы линейкалар 4 сентябрьгә күчерелә, дип хәбәр итә "Говорит Москва" радиосы. Бу башкаланың Мещан районына кагыла икән. Әйтик 2107 санлы мәктәптә инде бу карар кабул ителгән. Мәскәүлеләр үзләре моңа бик шат, чөнки дүшәмбе -атна башыннан башланган эш, хәерлерәк дип саныйлар. Күпләр балаларның ялы бер-ике көнгә озынайганга бик риза.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев