Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мәскәүдә метро станциясе шартлаган

Мәскәү метросының "Коломенское" станциясе көньяк вестибюленең урам астыннан чыга торган җәүялеләр кичүендә ике кеше һәлак булды, дип хәбәр итә ТАСС. Фаҗига бүген иртәнге 9да вестибюльнең төзекләндерү эшләре бара торган өлешендә булган. Газ баллоны тишелеп газ чыккан һәм шуннан 0,5 кв.м мәйданда ут капкан. Шартлау нәтиҗәсендә, ике кеше һәлак булган һәм...

Мәскәү метросының "Коломенское" станциясе көньяк вестибюленең урам астыннан чыга торган җәүялеләр кичүендә ике кеше һәлак булды, дип хәбәр итә ТАСС. Фаҗига бүген иртәнге 9да вестибюльнең төзекләндерү эшләре бара торган өлешендә булган. Газ баллоны тишелеп газ чыккан һәм шуннан 0,5 кв.м мәйданда ут капкан.

Шартлау нәтиҗәсендә, ике кеше һәлак булган һәм дүрт кеше яраланган.

Һәлакәт урынына килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утны сүндергән. Әлеге һәлакәт башкала метрополитены эшенә нинди дә булса йогынты ясамаган, дип хәбәр ителә.

http://matbugat.ru/news/?id=17434

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев