Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Мәскәүләргә» ышанмагыз!

Чаллыдагы бер гаилә 5 миллион сум акчасын мошенникларга күчергән.

31 яшьлек иргә Мәскәүдән «полицейский» шалтыратып, анын ышыныч кәгазе буенча бер хатын-кыз акча салдырырга ниятли дип хәбәр әйтә. Беркемгә дә рөхсәт кәгазе бирмәгән ир-атны бу мәгълүмат хафага сала.

Каушаган ир-ат Мәскәү белгечләрнең инструкциясе буенча «шәхси счетын алыштыра», акчаларын «куркынычсыз счетларга» күчерә.
Мошенниклар  мондый операцияләрне  үзенекеннән  тыш туганнарының счетлары белән башкарырга кирәклеген киңәш итә. Ир-ат, шул рәвешле,  апасының һәм әтисенең дә счетларын «коткара».

Нәтиҗәдә, аферистлар кулына 5 млн сумнан артык акча күчерә. Шуннан соң алар элемтәне өзәләр.

Алданган гаилә полициягә мөрәҗәгать иткәч кенә  мошенникларга тарыганнарын аңлыйлар.

«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Шалтыраткан телефон номерлары Чаллыда, Казанда, Мәскәүдә һәм Дагестанда теркәлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: акча мошенники