Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

 Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы тоткарланды

Чыганаклардан күренгәнчә, 2019 елда Әхмәтов законсыз рәвештә «Татагролизинг» АҖнән алынган күчемсез милек һәм авыл хуҗалыгы техникасы районы балансыннан 88 млн сумга төшереп калдырган. 

"БИЗНЕС Online" хәбәр иткәнчә, тикшерү комитеты Мөслим районы башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Илнур Әхмәтовны тоткарлаган. Аны 88 миллион сумлык мошенниклыкта шикләнәләр. Әхмәтовка карата эш материалларын берничә ай дәвамында ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык идарәсе һәм ТР буенча Тикшерү идарәсе оперативниклары җыйган.

Чыганаклардан күренгәнчә, 2019 елда Әхмәтов законсыз рәвештә «Татагролизинг» АҖнән алынган күчемсез милек һәм авыл хуҗалыгы техникасы районы балансыннан 88 млн сумга төшереп калдырган. 

Узган атнада Мөслимдә Хөкүмәт комиссиясенең күчмә утырышы барышында район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы вице-премьер — ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаровны тәнкыйть утына тотты. Гафаров Әхмәтовны хезмәт машинасында тонировканы кулланган өчен тәнкыйтьләде.

Элегрәк бу хакта "Шәһри Чаллы" язган иде

Чыганак "Бизнес-онлайн"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев