Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Мөслимгә сәяхәт

Яр Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Факил Сафин шәһәребезнең өч дистәдән артык иҗат әһелен үзенең туган ягы Мөслимгә алып кайтты. Сәяхәтчеләр арасында гәҗит һәм журнал хезмәткәрләре, язучылар һәм шагыйрьләр, Чаллы шәһәре администрация вәкилләре бар иде.

Сокландырды Ык буйлары, хисләндерде

Ике сәгатлек юл сизелми дә калды, безне яшеллеккә күмелгән район үзәге колач җәеп каршы алды.Мөслим шәһәре өйләренең төзеклеге, урамнарының тигезлеге, бөтен җирдә чисталык, тәртип булу белән сокландырды. Сер түгел, нәкъ менә кышны чыкканнан соң, һәр хуҗалыкта төзелеш, яңарту эшләре башлана. Турларга ком-таш өелә, төзелеш материаллары китертелә. Боларның берсе генә дә күзебезгә чалынмады. Пычратмыйча гына, тәртипләп кенә эшләргә өйрәнгәннәр, димәк.

Иң беренче район тарихы музее хезмәткәрләре үзләренә чакырдылар. Биредәге экспонатлар тарихичынбарлыкның шаһитлары. Мөслимнең үткәне, бүгенгесе, уңышлары, данлыкле кешеләре турында күпме мәгълүмат белде иҗат кешеләре.

Мөслим район китапханәсенә көнләшеп тә, сокланып та карады чаллылар.Биредәге рухи байлык-китапларның ниндиләре генә юк! "Безнең Чаллыда да шундый уңайлыклар булса иде!" дигән сүзләр ихластан яңгырады монда йөргәндә.

Юлчылар Зифа Басыйрова исемендәге мәдәният сараенда булдылар, балкып утырган район үзәгендәге мәктәпләрне карадылар.Ә иң тәсирлесе Пушкин бульварында район башлыгы белән очрашу булды.

Мөслим районы башлыгы Рамил Хәмзә улы Муллин белән күрешкәч, райондагы матурлыкның, тәртипнең хикмәте кайда икәнен бик тиз аңлашылды. Чисталык ул җыештырган урында түгел, ә җыештыруның кадерен белгән, пычратмаган урында була. "Главалары" мөслимлеләргә шушы хакыйкатьне сеңдерә алган.

Рамил Муллин - тумышы белән Мөслим егете. Хезмәт юлын шушында башлаган. Түбән Кама, Казан шәһәрләрендә эшләп, шактый бай тәҗрибә туплагач, моннан өч ел элек, яңадан, туган төбәгенә кайткан. "Яшь чакта кадерен белмәгән, бәяләп бетермәгән әйберләргә, инде бүтән күз белән карый башлыйсың", - ди ул, балалык чоры хатирәләрен искә алып. Рамил Хәмзовичның чыгышыннан аның туган телен, халкын, туган төбәген өзелеп яратуы, шулар турында кайгыртуы аермачык аңлашылды. Боларның купшы сүзләр генә булмавы бу өлкәдә алып барылучы эш-гамәлләре, алга куелган планнары белән раслана.

Мөслимдә производство предприятиеләре әллә ни күп түгел. Ләкин булганнарын нәтиҗәле эшләтергә, продукцияләрен дөньяга танытырга омтылалар. Ирешкән нәтиҗәләре дә бар икән - "Агромастер" хуҗалыгы, мәсәлән, Россиянең машина төзелеше производствосы системасында алтынчы позициядә тора, ди. Планнары - үзләрендә җитештергән товарларны чит ил базарына чыгару. "Без әле туннельдән барабыз, туннельнең теге башында янган ут шәүләсе күренә башлады инде, Алла бирса, уңышлы гына чыгып җитәрбез", - дип, ярымшаяру аша, кайсы юнәлештә хәрәкәтләнүләре турында сөйләде җитәкче.

Туган телне саклау өстендә дә шактый эшләр башкарганнар. Татар телен тирәнтен өйрәнү буенча Республика күләмендә методик үзәк булдырырга исәплиләр. Бер мәктәпләренә Габдулла Тукай исеме биреп, аңа капиталь ремонт үткәргәннәр. Мондый заманча бина турында зур шәһәрләрдә дә хыяллана гына алалар. Без тукталганда, шул мәктәпнең укучылары, клумбалар ясап, чәчәк утыртып яталар иде. Тиздән мәктәп яннары гөлбакчага әйләнер. Үзләре утыртканны үзләре саклар, башкалардан да таптаттырмаслар. Бу - мөслимлеләрнең канына сеңдерелгән закон.

Өч гектар ярым участокта ял паркы булдыру, Яр буе ял зонасы ясау, санаторий салу һәм башка зур-зур проектлар төзүгә керешкән мөслимлеләр. Яшел хәтфә Ык тугайлары шундый гүзәл һәм күңелгә якын, биредәге илаһилыкка сокланмый мөмкин түгел. Иҗат әһелләре бу "оҗмах почмагы"белән саубуллашып, Түреш авылына юлларын дәвам иттеләр.

Түреш- гаҗәп, сихри күренеш

Әйе, Түреш - ниндидер әкияти урынны хәтерләтүче авыл икән. Юкка гына бу җирлектән Гаяз Исхакый исемендәге бүләк иясе, танылган шагыйрь Харрас Әюпов, Абдулла Алиш, Саҗидә Сөләйманова исемендәге бүләкләр иясе, Халык мәгарифе отличнигы Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Галиасгар Камал исемендәге театр артисты Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюпов, Муса Җәлил, Шәйхи Маннур, Фатих Хөсни бүләкләре иясе Ләбиб Лерон һәм башка күренекле кешеләр чыкмагандыр. Моңа тагын тау битеннән агып килүче Изге чишмәнең (хәзер ул чишмә "Харрас чишмәсе" дип йөртелә) шифалы сулары да булышкандыр. Бер сүз белән әйткәндә, шәп җиргә утырган Түреш.

Кешеләре авылын күтәрсә, авылы - кешеләрен күтәрә - Түреш җирендә ныклап урнашкан закон бу. Мисал өчен, танылган шагыйрь - якташлары Харрас Әюповны гына алыйк. Аның бөтен иҗаты туган төбәгенә мәхәббәт белән сугарылган. Авылдашларын ул Кояшка тиңли. Шагыйрь Факил Сафин мәрхүм Харрас Әюпов кабере янында аның "Кояш" дигән шигырен укып күрсәтте. Анда түбәндәге юллар бар:

Кояш белән без бит авылдашлар -

Бергә янып, бергә туңганнар.

Каралтырга базмас бу дөньяны

Күңелендә Кояш булганнар.

Язучылар һәм журналистлар Харрас Әюповның каберен зиярәт иттеләр, аның рухына дога кылдылар. Түреш татар әдәбиятенә һәм сәнгатенә күп шәхесләр биргән авыл Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Дунаев, шагыйрь һәм язучылар Ләбиб Леронны, Харрас Әюпне, Мөҗәһит Әхмәтҗановны биргән ул.

Бу авылда Чаллы зыялылары күңелләрендә кояш йөртүче ачык йөз белән каршы алган Бания һәм Мөҗәһит Әхмәтҗановлар, хәзерге әдәбият дөньясы йөген иңнәренә салып, тартып баручы Фоат Садриев, атказанган мәдәният хезмәткәрләре Лилия Садриева, Абдуллин һәм башка талант ияләре белән күрештеләр, аларның саллы фикерләрен тыңладылар.

Талантлар кайнаганда

Түрешнең "Харрас чишмә"сенә төшеп салкын суын эчеп көч алгач, яр башында гармун, курай моңы яңгырады.Чаллы кунаклары да берсеннән-берсе талантлырак булып чыкты. Шагыйрьләрнең шигырләрен тыңлаганда "каз тәннәре" чыгарлык хисләр өермәсе бөтерелде. Чаллы кунакларын күрергә "Харрас чишмәсе" буена җыелышкан авыл апалары да монда яңгыраган һәр җырны, һәр шигырьне, төрле гармуннарда, курайда башкарылган һәр көйне алкышлап, " тагын берне генә җырлагыз инде" дип, теләкләрен әйтеп утырдылар. Иҗат кешеләренә нәкъ менә шундый ял кирәк. Иҗат кешеләре Язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафинга рәхмәтләр укыдылар, күбесе Мөслимнән алган тәсирләр белән илһамланып яңа әсәрләр иҗат итәселәрен әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев