МУП «ПАД» директоры Марат Анисимов: «Аллаһка тапшырдык!»
Чаллыда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре башланды.
Шул уңайдан "Автомобиль юллары предприятиесе" директоры Марат Анисимов социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать белән чыкты.
"Йортта яшәүчеләрнең вакытлыча уңайсызлыкларга сабыр булуларын телибез. Йорт ишегаллары сезнең өчен тәртипкә китерелә. Без эшләрне кыска вакыт эчендә тәмамларга тырышачакбыз", - ди ул.
Шулай ук халык белән һәрчак элемтәдә булырга әзерлеген белдерде. Барлык фикерләрне һәм сорауларны игътибар белән тыңларга вәгъдә итте.
"Әгәр төзекләндерү, схема яки башкарылган эшләрнең сыйфаты буенча сораулар туа икән, «Автомобиль юллары предприятиесе»нә мөрәҗәгать итә аласыз. Мин кабул итәргә әзер. Сезне тыңлаячакмын һәм проблемаларыгызга чишелеш табачакбыз», – дип билгеләп үтте Марат Анисимов.
Исегезгә төшерәбез, быел шәһәрдә 71 ишегалды төзекләндереләчәк. Бу максатка республика бюджетыннан 1,7 млрд сум акча бүленеп бирелә.
Фото - Марат Анисимовның видеосыннан скрин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев