Шəhри Чаллы

Мылтык табып полициягә тапшырган

Ял Чаллының ГЭС бистәсендә яшәүче 62 яшьлек пенсионер вафат булган туганының әйберләре арасынннан "Иж-5" маркалы ау мылтыгын табып эчке эшәр бүлегенә алып барып тапшырган. Бу ату коралы 1945 елда Американың "Айвер-Джонсон" дигән мылтыгы моделе нигезендә ясалган. Актарына торгач 90 атылмаган патрон да табыла. Полиция хезмәткәрләре утлы коралны закон нигезендә рәсми...

Ял Чаллының ГЭС бистәсендә яшәүче 62 яшьлек пенсионер вафат булган туганының әйберләре арасынннан "Иж-5" маркалы ау мылтыгын табып эчке эшәр бүлегенә алып барып тапшырган.

Бу ату коралы 1945 елда Американың "Айвер-Джонсон" дигән мылтыгы моделе нигезендә ясалган. Актарына торгач 90 атылмаган патрон да табыла.

Полиция хезмәткәрләре утлы коралны закон нигезендә рәсми рәвештә теркәп алып калганнар, аны экспертизага җибәргәннәр.

Коралны тапшырган өчен пенсионерга 1500 сум акча тапшырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: