Наил Мәһдиев: «Ял көннәре турында онытыгыз. Хәзер төзелеш сезоны!»
Мэр Чаллының йогышлы авырулар хастаханәсендә капиталь ремонтны тизрәк төгәлләргә кушты.
Хәзерге вакытта йогышлы авырулар хастаханәсенең “Г” блогында капиталь ремонт бара. Бинаның тышкы һәм эчке ягын тәртипкә китерәләр, инженер коммуникацияләрне ясыйлар. Мэр Наил Мәһдиев август ахырына кадәр эшләрне төгәлләргә кушты.
“ОРВИ, инфекция авырулары башланганчы хастаханә пациентларны кабул итәргә әзер булырга тиеш. Хастаханә матурлык өчен түгел, халык өчен төзекләндерелә. ОРВИ башланырга, хәтта коронавирус та кайтырга мөмкин. Аллаһ сакласын!. Шуңа әзер торырга кирәк. Һава торышы яхшы, төзелеш сезонының да кызган чагы. Якшәмбе көннәре турында онытыгыз! Төзүчеләр, хакимияттә эшләүчеләр өчен ял көннәре булмый. Без халык мәнфәгатьләрен канәгатьләндерү өчен эшлибез. Бариев һәм Мәһдиев өчен түгел. Хастаханәне ярты миллион халкы булган шәһәр өчен ремонтлыйбыз. Моннан тыш, 17 район халкы да карамакта. 35 ел буе ремонт күрмәгән хастаханә өчен халык алдында оят иде. Бүген бөтен мөмкинлекләр дә бар", - ди мэр.
Фото шәһәр хакимиятенең матбугат хезмәтеннән алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев