Наил Мәһдиев: «Кешеләр өчен яшеренү урыннары буенча сораулар бар»
Ул: «Гадәттән тыш хәлләргә һәрвакыт әзер булырга кирәк», – дип искәртте.
Дүшәмбе киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев 21 декабрьдә Казанда дроннар һөҗүменнән соң, мондый хәлләр булган очракта ниләр эшләргә кирәклеге турында эш алып барулары турында сөйләде.
«Казанда гадәттән тыш хәл булды. Шимбә көнне башкалага дроннар һөҗүм итте. Аллаһка шөкер, зыян күрүчеләр, үлүчеләр булмады. Дроннар сәнәгать предпритяиләренә генә түгел, торак йортларга да һөҗүм итте. Без махсус хезмәтләр, торак-коммуналь предприятиеләр җитәкчеләре белән шәһәр тормышын тәэмин итүче объектларның торышын анализладык. Кешеләрне эвакуацияләү, кешеләр өчен яшеренү урыннарын билгеләдек. Кешеләрне эвакуацияләү урыннары буенча әлегә сораулар бар. Илебез өченче ел махсус хәрби операция шартларында яши. Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләргә һәрвакыт әзер булырга кирәк», – дип искәртте мэр.
Ул кичә оператив һәм авария-техник хезмәтләрнең әзерлеге тикшерлүен әйтте.
«Кичәге эш буенча кич белән доклад алдым. Без тагын бер кат шәһәрнең тормышын тәэмин итүче (электрэнергия, газ, җылылык, су) предприятиеләрнең эшчәнлеге буенча эшләячәкбез Безнең максат – гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда шәһәрне җылы, су, җәмәгать транспорты белән тәэмин итү. Бәйрәмнәр вакытында 30, 31 декабрьдә, 1 январьда барлык җитәкчеләр шәһәрдә булачак», – дип белдерде Наил Мәһдиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев