Наил Мәһдиев Мәскәүдә зур форум оештыруда катнашачак
Чарада федераль министрлык һәм ведомстволарның да катнашуы көтелә.
Наил Мәһдиев «Кече Ватан – Россиянең көче» форумының оештыру комитеты әгъзасы итеп билгеләнде. Бу хакта ул үзе эшлекле киңәшмәдә хәбәр итте. Хәзерге вакытта әзерлек эшләре бара. Форум 15-17 гыйнварда Мәскәүнең Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә (ВДНХ) узачак. Биредә илне социаль-икътисади яктан үстерү юнәлешендә эшли торган федераль министрлык һәм ведомстволарның да катнашуы көтелә. Форум Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе ярдәмендә оештырыла.
"Муниципалитетларның сөйләшер сүзләре күп. Яңа шартларда хәл итүне таләп иткән проблемалар һәм бурычлар бар. Илнең сәнәгый үзәкләре булып торучы муниципаль берәмлекләрнең тавышы бик тә мөһим. Без ике көнлек эш барышында тупланган тәҗрибәләр белән уртаклаша алачакбыз", - диде мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев