Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Мин аны 30 елдан артык беләм»

Мэр алда торган сайлаулар турында фикерен белдерде.

Узган атнада «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан бүлеге ТР Рәисенә кандидат чыгару турында карар кабул итте. 

– Монда утыручыларның күпчелеге кандидат Рөстәм Миңнеханов турында беләсез. Рөстәм Нургали улы озак еллар республика белән уңышлы җитәкчелек итә. Без барыбыз да аның хезмәт нәтиҗәсен, Чаллыга даими ярдәм итүен күрәбез. Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән икътисад, сәнәгать, социаль-мәдәни өлкәдә күп проектлар тормышка ашырыла. Ул – чын лидер, актив һәм креатив кеше. Мин аны  30 елдан артык беләм. Бергә бер пот тоз ашадык дисәм дә була. Аның дәрәҗәсендәге масштаблы кандидатураны күрмим. Сез минем белән килешәсездер, – диде дүшәмбе киңәшмәсендә мэр.

«Теге яки бу кандидат өчен тавыш бирү – һәркемнең үз хокукы», –  дип ассызыклады ул. 

Сүз уңаеннан, ТР Рәисен һәм шәһәр советына депутатлар сайлау 14 сентябрьдә була. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чаллы мэры