Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Начар эшлисез!»

Мэр шәһәрне кардан арындыру белән канәгать түгел.

Эшлекле киңәшмәдә кар проблемасы күтәрелде. Башкарма комитет җитәкесенең беренче урынбасары Илья Зуев әйтүенчә, көндез шәһәр юлларына 220 кар чистарту техникасы чыгарыла. Төнлә бу сан 150гә җитә. Идарә итү компанияләре дә 150 техниканы эшкә җигә. Шуңа да карамастан проблема тулысынча хәл ителми. Йорт яны юллары ботка сыман. Машиналар чыга алмый интегә.

"Кар атна дәвамында явачак. Февральдә дә аз булмаячак. Тиешенчә эшләмисез! Магистраль юлларга гына түгел, йорт эче юлларына да игьтибар итәргә кирәк. Идарә итү компанияләре начар эшли. Димәк, өстәмә техника чыгарырга кирәк. 200 генә түгел, аның санын 300гә җиткерү сорала. Безнең мондый мөмкинлекләр бар. Финанслар җитәрлек. Кар чистартуга акча кызганмаячакбыз", - ди мэр. 

Кышкы сезонда шәһәрдән 974 куб метр кар чыгарылды. Узган ел белән чагыштырганда 2,4 %ка күбрәк. 55 меңгә якын рейс ясалды, ди Илья Зуев.  

"Халыкка мондый саннар кызык түгел. Аларга эш нәтиҗәсен күрсәтергә кирәк. Әйе, аномаль явым-төшемнәр булды. Нишлисең?! Кыш бит ул. Һава торышына зарланмыйча эшләргә генә кирәк", - ди Наил Мәһдиев. 

Мэр "Автомобиль юллары предприятиесе" директоры Марат Анисимов белән шәһәр хуҗалыгы һәм халык тормышын тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильдановка төшке аштан соң доклад белән керергә кушты. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев