Наил Мәһдиев: “Суыкларга әзер торыгыз!”
Чаллы мэры яңа елда беренче эшлекле киңәшмә уздырды.
Яңа ел каникуллары хәвеф-хәтәрсез узды. Җылылык һәм су белән тәэмин итү буенча аварияләр булмады, юллар кардан вакытында чистартылды, идарә итү компанияләре үз көченә эшләде, дип хисап тотты киңәшмәдә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.
Мэр Наил Мәһдиев эшне дәвам итәргә һәм салкыннарга әзер торырга кушты. Исегезгә төшерәбез, бу атнада һава температурасы -34 градуска кадәр төшәчәк.
“Фәрид Шәфкатович (Сәлахов - ред.), Илья Сергеевич (Зуев - ред.) һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр дежурлык оештырыгыз. Җылылык, салкын су белән проблемалар килеп чыгарга мөмкин. Башка регионнарда булган хәлләрне исәпкә алып әйтәм. Урамнарны кардан арындыру турында гына сүз бармый. Идарә итү компанияләре дә күздә тотыла. Халык сорауларын оператив рәвештә хәл итәргә кирәк. Һава температурасы аеруча -20 градустан түбән булган очракта", - ди мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев