Наил Мәһдиев азык-төлек тармагы вәкилләрен кризиска каршы штабка җыйды
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев азык-төлек тармагы вәкилләрен кризиска каршы штабка җыйды

Чаллы Сәүдә-сәнәгать палатасында Чаллы мэры Наил Мәһдиев рәислегендә кризиска каршы штаб утырышлары дәвам итә. Чираттагы очрашуга азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате компанияләре җитәкчеләре җыелды, дип хәбәр ителә мэриянең Telegram-каналында.

«Чаллы икмәге», «Чаллы-Бройлер», «Агрокөч-Сөт», «Камский Бекон», «Чаллы-Ит», «Челны Холод», «Булгарпиво», «Камский» агросәнәгать комплексы һ.б. предприятиеләрнең вәкилләре утырышта санкция басымы шартларында тармакны үстерү хакында фикер алышты.

Наил Мәһдиев үзенең кереш сүзендә билгеләп үткәнчә, Чаллы шәһәре киң ассортиментта азык-төлек продукциясе җитештерә һәм аны республикада гына түгел, Россия базарында да тәкъдим итә.
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев