Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Чаллы чыгарылыш укучыларын котлады

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев 40нчы мәктәптә чыгарылыш кичәсендә булды. Тантана алдыннан мәктәп директоры Римма Фәсхетдинова аны “Университет сыйныфы белән таныштырды.

Узган ел әлеге мәктәп КФУ филиалы белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән иде. Бу проект үсешенә Haier компаниясе зур өлеш кертә. Наил Мәһдиев моны: “Әлеге проект башка предприятиеләргә дә үрнәк”, - дип бәяләде.
“Университет сыйныфы”нда Чаллыда җитештерелә торган суыткычта кулланыла торган җайланмалар бар.
40нчы мәктәп 2020/2021 уку елындагы һөнәр олимпиадалары нәтиҗәләре буенча яхшы нәтиҗәләргә иреште. Мәгариф учреждениеләре арасында Worldskills ярышларында өченче урын яулады. Биредә укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын да яхшы тапшырган. Математиканы уртача - 75, рус телен уртача 79 баллга биргән. Сыйныфта ике фәнне 90 баллга тапшыручылар да бар. “Без укучыларыгызның нәтиҗәләре өчен шатланабыз. Бу - укытучылар, ата-аналар һәм балаларның уртак хезмәт нәтиҗәсе. Егетләр-кызлар үз алдыгызга максатлар куегыз һәм шуңа омтылыгыз!” – диде мэр аларга фатиха биреп.
Наил Гамбарович мәктәп директоры белән бергә чыгарылыш сыйныф укчыларына аттестатлар тапшырды. Бер укучы мәктәпне “5”ле билгеләренә генә тәмамлап, медальгә лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чыгарылыш