Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев эшмәкәрләрне котлый

Хөрмәтле Чаллы шәһәре эшмәкәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Чаллы бизнес-җәмәгатьчелеге һәрвакыт инициативалыгы һәм җаваплылыгы белән аерылып торды. Сез хезмәтегез белән төрле дәрәҗәдәге бюджетларны формалаштыруга зур өлеш кертәсез, эш урыннары булдырасыз, социаль мәсьәләләрне хәл итәсез. Барыбызга да очрашырга туры килгән заман таләпләренә карамастан, сез ныклы урында басып калырга омтылудан тыш, чит ил чималы һәм комплектлау әйберләренә бәйле булмас өчен, бизнесыгызны да үзгәртеп корырга әзерсез.  Бу процессларның барысын да без Сәүдә-сәнәгать палатасының кризиска каршы штабы утырышларында күрәбез, сезне нәрсәләр борчыганын  беләбез һәм, үз чиратыбызда, кыенлыкларны хәл итүдә ярдәм итүгә әзербез. Яр Чаллыда 87 меңнән артык кеше хезмәт куеп, шул рәвешле ярты миллионлы шәһәр бюджетының 40%ын формалаштыра торган бизнесның үсеш шартларын булдыру өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнелә.

Җиденче ел без алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе булып торабыз. Эш нәтиҗәләре буенча безнең шәһәребез илнең иң яхшы алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләренең «унлыгына» керде. Бездә 12 сәнәгать паркы бар. Без – ихтыяҗга ия югары технологияле продуктларны алга этәрү белән шөгыльләнүче үз ИТ-паркы булган Россия шәһәрләренең берсе. Бу һәм башка күп кенә инструментлар елдан-ел югарырак күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек бирә.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Сезне чын күңелдән Россия эшмәкәрләре көне белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, яңа идеяләр һәм проектлар, уңышлар һәм иң изге теләкләр телим! Иң амбициоз планнарыгыз һәм теләкләрегез тормышка ашсын.

Н.Г. Мәһдиев,

Чаллы шәһәре мэры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев