Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев «КАМАЗ-Мастер» командасын котлады

Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2016» узышыларында лаеклы чыгыш ясаулары белән котлады. "Спортчыларыбызның тырышлыгы, сабырлыгы тирән хөрмәткә лаек, күп кенә күңелсезлекләргә юлыксалар да егетләребез сынатмады. Алар чын мәгънәсендә геройлар, без командабыз белән горурланабыз", - дип белдерде шәһәр башлыгы. "КАМАЗ-Мастер" командасының "Дакар"дагы узышларын җанатарлар кызыксынып күзәтте....

Бүген эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хакиме Наил Мәһдиев «КАМАЗ-Мастер» командасын «Дакар-2016» узышыларында лаеклы чыгыш ясаулары белән котлады. "Спортчыларыбызның тырышлыгы, сабырлыгы тирән хөрмәткә лаек, күп кенә күңелсезлекләргә юлыксалар да егетләребез сынатмады. Алар чын мәгънәсендә геройлар, без командабыз белән горурланабыз", - дип белдерде шәһәр башлыгы.

"КАМАЗ-Мастер" командасының "Дакар"дагы узышларын җанатарлар кызыксынып күзәтте. Башка еллардагыга караганда быелгы ярышлар безнең егетләр өчен бик үк уңышлы булмаса да, Чаллылылар бу юлы да сынатмадылар. Айрат Мәрдиев экипажы финишка икенче булып килде.

Команданың матбугат үзәге хезмәткәре Эрик Хәйруллин әйтүенчә, трассаның соңгы "Вилья-Карлос-Пас - Росарио" этабында спортчылар алдына җитезлекне һәм уяулыкны югалтмыйча, финишка уңышлы килеп җитү бурычы куелган иде. "180 километрлы махсус участок ярышта катнашучылардан игътибар таләп итте. Алар моңа ирештеләр", - ди Эрик Альфред улы. Росарио шәһәре үзәгендә раллида катншучыларны тәбрикләделәр. 9 километрдан артыкка сузылган экстремаль маршрут Россия спортчылары өчен уңышлы тәмамланды. Мотоциклчылар арасында Тоби Прайс, квадрациклчылар арасында Марко Патронелли, джиплар арасында 12нче тапкыр Стефан Петрансель җиңде.

Йөк машиналары белән узышучыларны халык аеруча җылы каршылады. Беренче урынга IVECO машинасында голландияле Жерар де Рой чыкты. "КАМАЗ-Мастер" спортчысы Айрат Мәрдиев көмеш медальгә лаек булды. Эдурад Николаев - 7, Андрей Каргинов - 14, Дмитрий Сотников командасы 15нче урын белән чикләнде.

"КАМАЗ-Мастер"ның йомгаклау таблицасындагы юлы гади булмады. "Дакар" - көчле экипажларның гына түгел, конструкторлык бюроларның да ярышы. Көндәшләр IVECO, MAN, TATRA, RENAULT һәм башклар быелгы ярышларга бик җитди әзерләнгәннәр булып чыкты. Хәзер Россия командасы алдында әлеге уңышсызлыкларга җавап бирү бурычы тора. Белгечләр әйтүенчә, быел июль аенда "Ефәкле юл" ярышларында "КАМАЗ-Мастер" спорт үзәгендә җыелган яңа машинаны сынарга җыеналар.

Команда җитәкчесе Владимир Чагин "Дакар" ярышларына йомгак ясап:"Йөк машиналары арасында быел көндәшлек көчле иде. Командалар раллига ныклап әзерләнгәннәр. Техник яктан да көндәшләрнең әзерлеге бик яхшы булды. "КАМАЗ-мастер" "Дакар"да 13 тапкыр җиңде. Бу инде безнең гадәткә кергән иде. Әмма спортта даими рәвештә җиңеп булмый. Быелгы раллида көмеш медаль алу - киләсе елда уңышлы чыгыш ясап, чемпион исемен кайтаруда менә дигән этәргеч", - диде ул. Амин, киләчәктә дә Чаллы егетләре сынатмасын иде.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев