Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: "Карны вакытында чыгарырга кирәк"

Гыйнвар башыннан Чаллыда бер айлык норма кар яуды. Дүшәмбе киңәшмәсендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илья Зуев шәһәрдә кар чистарту барышы белән таныштырды.

– Бер атна эчендә 4,5 мең рейс кар чыгардык.  Бу узган атна белән чагыштырганда ике тапкыр күбрәк. Шәһәр проспектларында 200дән артык техника эшләде. Урам чистарту эшенә идарә итү компанияләренең һәм Автомобиль юллары предприятиесенең 1200 хезмәткәре җәлеп ителде, – диде ул.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев эшне тагын да көчәйтергә кушты. 
– Быел кар күп. Бер яктан, бу – яхшы, димәк, уңыш күп булачак. Икенче яктан, бу өстәмә финанс чыгымнар таләп итүче эш. Тик бу очракта без акча кызганмыйбыз, – диде мэр. 
Шәһәр башлыгы чаллылыларның кар чистартуга бәйле күпсанлы зарларын да телгә алды. 
– Шәһәрдәшләребезне юлларның озак вакыт чистартылмавы борчый. Ишегалдында техника, җыештыручылар булса, район башлыгы үзе килеп күренсә, халык моны күрә һәм аңлый. Ишегалларыбыз икешәр-өчәр көн чистартмый торырлык артык зур түгел бит? Карны вакытында чыгарырга кирәк, башка юл юк. Кирәк икән, өстәмә техника җәлеп итү мөһим, – диде Наил Гәмбәрович. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы