Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: «Мәктәптә дөрес туклану нигезләре салына»

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Батырлык ордены кавалеры Дмитрий Бәдретдинов исемендәге 46 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенең азык-төлек блогында эшләрнең ничек башкарылуын бәяләде.

Чаллыда җәйге чорда барлыгы 10 азык-төлек блогы ремонтланган. Чыгымнарның гомуми суммасы 117 млн сумнан артык тәшкил иткән - бу акчалар шәһәр һәм республика бюджетларыннан азык-төлек блогларын яңартуга, шулай ук кирәкле җиһазларны алыштыруга тотылды.

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев, ТР Дәүләт Советы депутатлары Владимир Чагин, Олег Николаев мәктәптәге ремонт нәтиҗәләрен тикшерделәр, сыйныфларның уку елы башына әзерлекләрен карап чыктылар. Мэр ассызыклаганча, мәктәп туклануын оештыру республика, ил хөкүмәтендә өстенлекле урында тора, һәм төзүчеләргә сыйфатлы һәм оператив эшләре өчен рәхмәтен белдерде. "Дәүләт Советы депутатларына алга таба да мондый программаларны парламентарийлар тарафыннан хуплауларын телибез, – диде Наил Мәһдиев. - Һәр кешенең сәламәтлеге, дөрес туклану нигезләре мәктәптә салына. Һәм нәкъ менә биредә Роспотребнадзорның барлык таләпләре, медицина күрсәткечләре исәпкә алына".

ТР Дәүләт Советы депутаты Владимир Чагин социаль сәясәт комитеты утырышында мәктәп туклануын оештыру мәсьәләсенә аерым игътибар бирелүен раслады. «Фикер алышу вакытында иң күп вакыт нәкъ менә шушы мәсьәлә хәл ителде, - дип раслады ул. - Төшке ашның бәясе, калориялелеге турында җентекләп сөйләшенде. Бу-үзенчәлекле объект, һәм мин мәктәп ашханәләрендә нинди үзгәрешләр барганын күрәм, һәм бу шатландырмый кала алмый».

Азык-төлек блокларын ремонтлау программасына 20, 21, 43, 50, 51, 52, 55 нче,  Дмитрий Бәдретдинов исемендәге 46 нчы, Гали Акыш исемендәге 84 нче лицей-интернат, 49 нчы кадет мәктәпләре керде.

Исегезгә төшерәбез, узган уку елында 1 сентябрьдән башлап башлангыч мәктәптә түләүсез туклану оештырылган иде. Агымдагы елның беренче сентябреннән өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гаиләләрдә тәрбияләнүче мәктәп укучылары беренче тапкыр ташламалы туклану белән тәэмин ителәчәк.

Шәһәр мэры мәктәпне карап чыкты, аның 1 нче сентябрьдә укучыларны кабул итәргә әзер булуына инанды.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар