Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Әниләр көне уңаеннан тантаналы кабул итү уздырды

Тантаналар сараенда Әниләр көне уңаеннан шәһәр мэры котлау чарасында катнашты. Тантанага 24 хатын-кыз чакырылган иде. Алар – үзләрен төрле өлкәләрдә күрсәткән чаллылылар, күп балалы әниләр, тәрбиягә бала алган хатын-кызлар.

«Әгәр бу бәйрәм булмаса, аны, һичшиксез, уйлап табарга кирәк булыр иде. Чаллы әниләре – беренче төзүчеләр ярдәме белән кыска вакыт эчендә дөньяда беренче автомобиль заводы һәм шәһәр барлыкка килде. Алар моның өчен бөтен шартлар тудырганнар: вагоннарда ашарга пешергәннәр һәм яшәгәннәр, балалар үстергәннәр, ирләрен Кама буена хезмәт батырлыгын тормышка ашырырга озатканнар. Бүген безнең шәһәребез аягында нык тора, үз тарихын кадерли, киләчәккә ышанычлы карый», – диде мэр.  
Җавап сүзе белән Сугыш ветераннары өчен госпитальнең баш табибы Резеда Мәүҗүтова чыгыш ясады: «Хөрмәтле Наил Гамбәрович, безнең адреска шундый җылы сүзләрегез өчен рәхмәт. Сез һәрвакыт безнең хезмәткәрләргә, медикларга шундый ук җылылык белән карыйсыз, моның өчен рәхмәт белдерәбез. Безнең пациентлар арасында шулай ук әниләр дә бар, һәм без алар исән-сау гаиләләре янына әйләнеп кайта алсын өчен эшлибез», - диде ул.
Билгеләп үтик, Резедә Мәүҗүтованың нәтиҗәле эшчәнлеге һәм осталыгы нәтиҗәсендә Сугыш ветераннары өчен госпиталь республикада иң яхшы тернәкләндерү үзәкләренең берсе булып тора.
2020 елның маенда баш табибның сизгер җитәкчелеге астында Сугыш ветераннары өчен госпиталенең стационары яңа COVID-19 коронавирус йогышы белән авырган пациентларга медицина ярдәме күрсәтү өчен үзгәртеп корыла. Резеда Ришат кызының кызлары – Алия һәм Лилия әниләре һөнәре юлыннан киттеләр. Алар икесе дә Казан дәүләт медицина университетының дәвалау факультеты студентлары.   
Бүләкләнүчеләр арасында – Чаллы шәһәре Башкарма комитетының Физик культура һәм спорт идарәсенең баш белгече Зөһрә Фәйзуллина. Ул өлкән буын гражданнары һәм сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән эш алып бара. Ире белән өч бала тәрбияли.
Венера Плешко – 7 нче шәһәр поликлиникасының медицина психологы. Ире белән бергә 5 бала үстерәләр, аларның икесе тәрбиягә алынган – 11 һәм 14 яшьлек кызлар. Элегрәк гаиләдә шулай ук бер кызның апасы тәрбияләнгән, хәзерге вакытта ул балигъ яштә, һәм тәрбияләгән гаиләсе белән мөнәсәбәтләрен дәвам итә. Гаилә актив яшәү рәвеше алып бара, фотосессияләргә йөри, конкурсларда катнаша. Әйтик, 2016 елда Венера Ивановна ел саен үткәрелә торган «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында «Хатын-кыз-ана» номинациясендә җиңүче булды.  

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тантана