Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев «Россия – спорт державасы» форумында чыгыш ясады

Бу көннәрдә Казанда «Россия – спорт державасы» IX халыкара спорт форумы уза. Форум Россия Президенты күрсәтмәсе нигезендә үткәрелә.

Оештыручылар - Россия Федерациясе Спорт министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Чарада федераль башкарма хакимият органнары җитәкчеләре, Россия Федерациясе субъектлары башлыклары, халыкара һәм гомумроссия спорт федерацияләре җитәкчеләре, эре бизнес-структуралар вәкилләре, танылган спортчылар, тармак экспертлары һәм спорт индустриясе лидерлары катнаша.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев спорт форумында катнашучыларга муниципаль-шәхси партнерлык кысаларында КЛЕВЕР проекты турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, партнерлыкның мондый формасы илдә беренче тапкыр Яр Чаллыда Евгений Вайнер җитәкчелегендәге "Аква-Регион" компаниясе белән тормышка ашырылды.
2018 елның 26 апрелендә шәһәр мэриясе һәм Аква Регион компаниясе арасында 10 елга спорт-сәламәтләндерү комплексын төзү буенча муниципаль-шәхси партнерлык турында килешүгә кул куелды. Гомуми бәя якынча ярты миллиард сум тәшкил итте (495,2 млн сум) һәм аларның төп өлеше - инвесторның үз акчалары.Объектны «Демография» милли проектына кертү нәтиҗәсендә федераль һәм муниципаль бюджетлардан 50 млн сум акча бүлеп бирелде.
«Без бу проектны шунда ук хупладык һәм аны гамәлгә ашыру буенча уртак эшкә актив кушылдык. Мондый заманча объектлар төзү шәһәрдәшләрнең сыйфатлы спорт инфраструктурасы белән тәэмин ителешен арттыра, бизнес һәм хакимият өчен дә отышлы.
Әлеге проектны без Россия Федерациясе Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Инвестицион үсеш агентлыгы һәм республиканың Спорт министрлыгы ярдәменнән башка тормышка ашыра алмас идек.
Килешү социаль һәм бюджет өлкәләрендә уңай нәтиҗә алырга мөмкинлек бирә. Бу - инвестор тарафыннан объект янындагы территорияне 3,3 млн сумга төзекләндерү һәм социаль якланмаган категория гражданнарга 3,7 млн сумлык түләүсез сәламәтләндерү төркемнәре булдыру юлы белән хезмәт күрсәтү», - дип ассызыклады Наил Мәһдиев.
Беренче этап 2020 елның августында тәмамланды. Спорт-ял комплексы ачылды.Төзелешнең икенче этабы бу елның сентябрендә тәмамланды.
Гомумән алганда, спорт инфраструктурасы объектын төзү «Спорт – тормыш нормасы» федераль проекты күрсәткечләренә ирешүгә ярдәм итә, ул сәламәт яшәү рәвеше алып баручы һәм физик культура һәм спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнүче гражданнар өлешен 55%ка кадәр арттыруны күздә тота.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: форум