Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев Севастопольдә хезмәт итүче чаллылылар белән очрашты

Чаллы мэры Наил Мәһдиев Севастопольдә шефлыкка алынган хәрби частьтә булды һәм Кара диңгез флотында хезмәт итүче чаллылылар белән очрашты.

Делегация составында шулай ук Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Чаллы шәһәренең Үзәк һәм Автозавод районнары хәрби комиссары Рәшит Ильясов һәм шәһәрдә халык  иминлеген тәэмин итү бүлеге башлыгы Рәүф Мингалиев та бар иде.

 

 

2020 елның язгы чакырылышында Чаллыдан 45 егет Кара диңгез флотына җибәрелде. Билгеле булганча, флот составында "Яр Чаллы" ракета катеры хезмәт итә.

 

 

 

 

 

 

Моннан тыш, шәһәр башлыгы Кара диңгез флоты штабы башлыгы Игорь Смоляк белән очрашты һәм "Яр Чаллы" катеры командирын Хәрби-Диңгез Флоты көне белән котлады.

 

 

 

 

Шәһәр делегациясе хәрби-диңгез флоты көненә багышланган тантаналы чараларда катнашачак.

 

Управление информационной политики и по связям с общественностью.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев