Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Наил Мәһдиев: “Шәһәрне үстерү һәм зур сәнәгать үзәге итү өчен социаль өлкәне ныгыту кирәк”

Бүген шәһәребездә ТРның Дәүләт Советы Комитетының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча күчмә утырышы булып үтте. “Яр Чаллы шәһәре мисалында моношәһәрләрнең үсеше” дигән теманы комитет рәисе Лотфулла Шәфигуллин яктыртты.   

Татарстанда моношәһәрләрнең үсеше, аларның бүгенгесе һәм киләчәге хакында ТРның икътисад министры урынбасары Наталья Кондратова чыгыш ясады. Ул  макроикътисади күрсәткечләр буенча, илебезнең башка регионнары арасында, республикабызның алдынгы позицияләрдә булуын ассызыклап үтте. Әйтик, Татарстан тулай (валовый) регионара продукт күләме буенча Россиянең башка субъектлары арасында 6нчы, сәнәгать җитештерү һәм авыл хуҗалыгы буенча – 4нче, торак тапшыру буенча – 5нче, төзелеш, инвестицияләр буенча – 6нчы, ваклап сату әйләнеше буенча 7нче урынны алып тора.   
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев Чаллының икътисадын диверсификацияләү һәм яңа җитештерү объектларын булдыру тәҗрибәсе булуы турында сөйләп үтте. Соңгы 5 ел эчендә генә дә шәһәрнең икътисади күрсәткечләрен характерлаучы тулай регионара продукт күләме 33%ка үскән. Ә 2020 ел эчендә җитештерелгән продукция күләме 418 млрд сумны тәшкил иткән. “Чаллыда икътисадның алга китешен тойсак та, шәһәр барыбер моноструктуралы булып кала. Автокала, "КАМАЗ" шуның өчен төзелгән дә. Бу гасырларга барачак. Безнең төп бурычыбыз – "КАМАЗ"ның үсешен тәэмин итеп, беррәттән шәһәрнең икътисадына да  төрле яклап алга китү өчен җирлек булдыру. Моны инвестицияләр җәлеп итү аша эшләргә кирәк дип саныйбыз”, – дип белдерде Наил Мәһдиев.
Агымдагы елның соңгы нәтиҗәләре буенча инвестицияләр күләме 50,3 млрд сумны тәшкил иткән. Саллы өлеш кертүчеләр арасында  «КАМАЗ» АҖ, "С.П.Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты", «ДОМКОР», Наier, «Тэмпо» Холдинг компаниясе, «ДАЙМЛЕР КАМАЗ РУС» предприятиеләре бар.
2021 елның гыйнвар аенда Яр Чаллы шәһәренә ТОСЭР статусы бирелүгә 5 ел тулды. Бу еллар аралыгында 38 яңа төрле җитештерү компаниясе, 6000гә якын яңа эш урыннары булдырылды. Капиталь керемнәр күләме 17,1 млрд сумны тәшкил итте. “Чаллыда КАМАЗ гына чыгармыйлар, монда телевизорлар, суыткычлар, кер юу машиналары, хоккей кәшәкәләре, азык-төлек продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы, төзелеш материаллары җитешерү белән дә шөгыльләнәләр”, – дип ассызыклады мэр.  
Наил Мәһдиев шулай ук сәнәгать мәйданчыкларының да актив рәвештә үсүе турында әйтеп үтте. Хәзерге вакытта КИП «Мастер»ның VII чиратын булдыру һәм «Үсеш» («Развитие») муниципаль сәнәгать паркынының III чиратын проектлаштыру турында эшләр алып барыла. 
– “Яр Чаллы” ТОСЭРның 38 резидентының 65% безнең сәнәгать паркларында тора. Чаллыга бу программа бик кирәк. Кешеләр чиратларда торалар. Татарстан Президенты ярдәме белән без «Үсеш» («Развитие») сәнәгать паркынының III чиратын проектлаштыруга керештек. 24 га җирдә 300дән дә ким булмаган эш урыннары барлыкка киләчәк, моның өчен без 800-900 млн сум инвестицияләргә планлаштырабыз. Быел без объектны төзи башларбыз дип уйлыйм. Инженер һәм юл инфраструктурасында ихтыяҗ булырга мөмкин, – дип сөйләде шәһәр мэры.
Шулай ук мэр: “Промпарклар гына төзү дөрес түгел. Кеше производствода 8 сәгать эшли. Башка вакытны исә шәһәрдә яши. Бүгенге көндә кеше ресурслары өчен актив рәвештә көрәш алып барыла. Яшәү өчен барлык уңайлыклары булган, шулай ук юллары, театр, хастаханәләре, мәктәпләре, балалар бакчалары, мәдәният йортлары булган шәһәр конкуренциядә беренчелекне алачак. Яр Чаллы – үсеш ноктасы. Казан гына алгарыш чыганагы булырга тиеш түгел. Монда безгә акча кызганырга тиеш түгелләр. Чаллыда күп төрле объектлар төзелгән, ләкин спорт биналары, мәдәни учаклар юк. Шәһәрне үстерү һәм олы сәнәгать үзәге итү өчен социаль өлкәне ныгыту кирәк”, –  дигән фикерне дә әйтте.
Сүз уңаеннан, ТРның Дәүләт Советы Комитетының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча күчмә утырышы пленар өлешенә кадәр барлык утырыш әгъзалары КИП “Мастер” оешмасын да карап кайттылар. Кунакларны шәһәр мэры урынбасары Ирина Сәгыйдуллина һәм Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова озатып йөрде. 

Гөлия Ибатуллина

Фотолар nabchelny.ru сайтыннан алынды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар