Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Неужели моны Кадыйрова язган инде...» диючеләр булды

Популяр язучы Зифа Кадыйрова белән яңа чыккан китабы турында сөйләштек.

Шәһәрдәшебез, популяр язучы Зифа Кадыйрова үзенең бакчасына кунакка чакырды. Безне – «Шәһри Чаллы» журналистларын корбан итеннән пешергән тәмле кәбестә ашы, туклыклы чебуреклар, хуш исле үлән чәе белән сыйлады ул. Аннары без аның апрель аенда дөнья күргән «Язмышыңа язылганны...» дип аталган яңа китабы турында күңелдәге барлык сорауларыбызны бирдек.

– Яңа әсәрегез кайнар нокталарда, хәрби операциядә хезмәт итүчеләр турында. Ни өчен бу темага алынырга булдыгыз?

– 2021 елда башланган 5 әсәрем ята. Шулардан «Урланган яшьлек» чыкты. Монысы да башланган иде. Авылга кайткач, Данияр булып китапка кергән кеше турында: «Эчүен ташлап, намазга басты бит ул», – диделәр. Ничек? Гаҗәеп бит. Югыйсә эчеп йөрде бит ул. Ә хәзер – намазда? Ул кеше безгә ерак туган да туры килә, аның белән сөйләшәсем килде. Бардым. Озак кына сөйләшкәннән соң, бер-беребезне яхшы аңладык. Ул Чечня сугышыннан кайткан икән. Аның үткән юлларын туганнары да сөйләп, миңа юл ачтылар. Ул арада хәрби операция башланды. Бу китапның дәвамына бик кызыклы язмышлар керәчәк.

– Әсәрегездәге геройларыгыз чын кешеләрнең язмышына таянып язылганмы?

– Әйткәнемчә, Даниярның прототибы бар. Язып чыкканнан соң аңа курка-курка гына җибәрдем инде. Ничек кабул итәр? Кайбер кеше башта сөйли, аннары куркып кала. Бу китабымны укыган кешеләр дә башта ни әйтергә белми тынып калдылар. «Неужели моны Кадыйрова язган инде, бу бит ирләр темасы» диючеләр дә булды. Ә миңа бу тема ят түгел. Классташларым унны бетергәч, Әфганстанга киттеләр. Алар кайтты, безнең малайлар үсеп җитте дә Чечняга китәр вакыт җитте. Улым 1998 елны армия хезмәтенә алынды, котыбыз алынып торды, кайнар ноктага эләкмәсә ярар иде дип…

Дәвамы «Шәһри Чаллы» – «Пятачок» газетасында
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев