Шәһәрдәшебез безгә менә шундый сорау белән мөрәҗәгать итте.
Чаллының башка комплексларында яшәүчеләр дә чүпне вакытында алып китмәүләренә зарлана. Татарстанның көнчыгыш зонасында каты көнкүреш калдыклары белән эшләүче региональ оператор - "Гринта" ҖЧҖ вәкиле Екатерина Уткина "Шәһри Чаллы" газетасына рәсми җавап бирде.
"Расланган санитар нормалар буенча чүпне алып китү вакыты - иртәнге 7дән 23 сәгатькә кадәр. Шәһәр хакимияте белән сөйләшенгәнчә, Чаллыда график иртәнге 7дән 16 сәгатькәчә. Йортлардагы чүпне алып китү вакытын үзегезнең идарә итү компаниясенә шалтыратып белергә мөмкин".
Нет комментариев