Шəhри Чаллы

Әнвәр Нургалиев ятим калган

Әнвәр Нургалиевның әтисе вафат. Ул бу хакта инстаграмда хәбәр итте. Җырчының әнисе узган ел үлеп киткән иде. Әтисе дә ялгыз озак яшәмәде.

"17 гыйнвар көнне иртәнге сәгать 9да әтием дә безне ташлап китте. Бушлык. Әлегә берни дә аңламыйм. Авыр. Бәлки мине кайберәүләр бүгенге концерт өчен хурлар. Ләкин минем тамашачыма кайгымны сөйләргә хокукым юк иде. Иртәгә әтиемне соңгы юлга озатабыз. Мин горурмын Мәрүәр улы булуым белән! Әтием, әнием, рәхмәт сезгә! Аллаһ бирса, һәр концертым, белгән догаларым белән сезне данлап яшәрмен. Бүгеннән мин ятим…”-дип яза ул. Сәхнәдәшләре һәм инстачылар җырчының тирән кайгысын уртаклаша. Мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, якыннарына Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: