Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Оборона министрлыгы өлешчә мобилизациягә кагылышлы мөһим карар кабул итте

Биредә сүз мобилизацияләнгәннәргә акча күчерү турында бара.

Россия Оборона министрлыгы вәкилләре илдә өлешчә мобилизациягә кагылышлы яңа карар турында хәбәр итте. Биредә сүз мобилизацияләнүчеләргә акча күчерү турында бара. Хәрби хезмәткә чакырылган ир-егетләргә ноябрь ае түләве 10 декабрьдән башланган. Аларга 195 әр мең сум акча күчерелә, дип яза https://vatantat.ru.

Шул ук вакытта Оборона министрлыгында ассызыклап үтелгәнчә, декабрь аенда бу хәрбиләр тагын бер тапкыр түләү алачак. Гадәттәге график буенча, декабрь ае өчен түләү киләсе елның гыйнварында гына күчереләсе булган. Әмма министрлык вәкилләре, солдатлар һәм аларның гаиләләре Яңа елга кадәр акчалы булсыннар өчен, алданрак түләргә карар иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби хәрәкәт