Өч мең литр алкоголь саклаган
Яңалыклар тасмасы

Өч мең литр алкоголь саклаган

Чаллы эчке эшләр идарәсенең икътисадый куркынычсызлык һәм ришвәтчелеккә каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре гаражында сыйфатсыз спиртлы эчемлекләр саклаучы кешене тоткарлаганнар.

Алар шикле кешедән барлыгы 3229 литр фальсификат алган. Гаепләнүчегә РФ Җинаять кодексының “Этил спирты, составында алкоголь һәм спирт булган продукциянең законсыз әйләнеше өчен” маддәсе буенча җавап бирергә туры киләчәк.

Фото: Яндекс.Дзен


госалкогольинспекция

Нет комментариев