Фаҗига Шамил Усманов урамында булды.
Чаллыда кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булды. «Ока» машинасының 57 яшьлек йөртүчесе «зебра»да җәяүлене бәрдерде.
Чаллы ГАИсы мәгълүматларына караганда, 73 яшьлек пенсионерны БСМПның реанимация бүлегенә озаталар. Соңрак ул вафат була.
Фаҗиганың сәбәпләрен тикшерү башланды.
Фотолар Чаллы ГАИсыннан алынды.
Нет комментариев