Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Олег Кинҗәгулов: «Җиңүнең 80 еллыгына багышлап, «Без – 41нче ел балалары»н куябыз»

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы театры яңа сезонда Мәһдиевнең әсәрен сәхнәләштерә.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры яңа сезонда Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41нче ел балалары» әсәрен сәхнәләштерә.

«Киләсе ел Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Шуңа күрә бу безнең төп тема дип алдык. Бу теманы ачу өчен Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41нче ел балалары» әсәрендә тукталдык», – дип сөйләде театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Ул яңа сезонда классик әсәргә алыну нияте булуын да әйтте.

«Башка спектакльләрне әле планлаштырабыз гына. Киләсе юбилей сезонына классик әсәр эзлибез. Аяз Гыйләҗевнең берәр әсәрен алырбыз. Укыйбыз да, укыйбыз әлегә. Бүген безнең театр билгеле бер дәрәҗәгә җитте. Алга адым ясар өчен, халыкка якынаю өчен сыйфатлы әсәр кирәк», – диде ул.

Исегезгә төшерәбез, 15-17 сентябрьдә Чаллы театры Казанга гастрольләр белән килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев