Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкән буын чаллылыларны скандинавия йөреше буенча мастер-классларга чакыралар

Чаллыда өлкән буын арасында скандинавия йөрешен популярлаштыру дәвам итә.

Чаллы шәһәрендә Россия Пенсионерлар берлеге 2019 елда «Сәламәтлек җиңел адым белән» проектына Россия Президенты грантын алды.  2021 елда шәһәрнең 1000нән артык кешесе мастер-классларда һәм семинарларда катнашты. Яр Чаллы бүлеге даими рәвештә табигатьтә бушлай мастер-класслар, сертификацияле инструктор алып бара торган «Озын гомерлелеккә адым» өйрәтү семинарларын үткәрә.

Йөрү өчен таякларны кулга алу гына җитми: йөреш, чыннан да, ләззәт һәм файда алып килсен өчен, таякларны дөрес сайларга, йөргәндә аягыңны һәм таякларны дөрес куярга, ничек суларга һәм җилкәләрне ничек эшләтергә өйрәнергә кирәк. Скандинавия йөреше буенча мастер-класслар «Яр буе» паркында уза. Семинарлар һәм мастер-класслар турында мәгълүматны «Россия пенсионерлары берлеге»нең Чаллы бүлекчәсенең рәсми аккаунтларында белергә мөмкин булачак: https://vk.com/spr_nab_chelny, https://ok.ru/spr.nab.chelny, https://instagram.com/spr_nab_chelny

Элемтә өчен телефон: +7 937 594 06 91.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр