Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Өлкән буын кешеләре хөрмәтенә Яр Чаллыда 50дән артык чара уздырыла

1 октябрьдән Яр Чаллыда Өлкән буын декадасы старт ала. Чаллылылар хөрмәтенә планлаштырылган чаралар турында Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов сөйләде.

Шәһәрдә 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр Өлкән буын декадасына багышланган 50дән артык зур чара уздырылачак, алар арасында иң мөһимнәре: 100 яшьтән өлкәнрәк гражданнарны, озак яшәүчеләрне, юбилярларны олылау, дәвалау - профилактика оешмаларының мәгълүмати-консультация хезмәтләре, район хакимиятләре, тимурчылык отрядлары һәм яшьләр оешмаларының, өстәмә белем бирү учреждениеләренең хәйрия акцияләре, ялгыз пенсионерларны яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итү, фатирларны җылыту, сәламәтлекне ныгытуга юнәлтелгән чаралар.
1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр шулай ук өлкән буын вәкилләренең музейга бушлай йөрүе буенча акция уздырылачак. 1 октябрьдә пенсия яшенә җитмәгән һәм пенсия яшендәге затлар өчен вакансияләр ярминкәсе узачак.
«Һәркем өлкәннәрнең күңелләрен күтәрә ала – шалтыратырга, хәл-әхвәлләрен белешергә, чәчәкләр, сувенир яки открытка бүләк итәргә. Өлкән яшьтәге туганнар булмаса, ирекле ярдәмчеләр белән хоспис яки хастаханәләрдә ятучы картларга барып була. Хәйрия акцияләрендә катнашырга яки ялгыз күрше әбигә ярдәм итәргә генә кирәк», - дип билгеләп үтте Рамил Хәлимов.
Яр Чаллыда яше буенча 149 258 пенсионер яши (94 201 – хатын - кызлар, 41 001 – ир-атлар), шуларның 34 099ы эшләүче. Өлкән буын гражданнары өлеше 22,8% тәшкил итә, шул исәптән 22 Бөек Ватан сугышы ветераны, 735 тыл хезмәтчәне, 8 Бөек Ватан сугышы инвалиды, Ленинград блокадасында катнашкан 9 кеше, 34 фашист концлагерьларының балигъ булмаган тоткыны.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр