Җомга мөбарәк булсын!
Яңалыклар тасмасы

Җомга мөбарәк булсын!

Мирһади Разов ××× Ул туды... Аллаһның илчесе Мөхәммәд пәйгамбәр. Көттек без үзеңне Өзелеп шул кадәр! Җир шарын иманга Шатлыкка син төрдең Җиһанга гаделлек Ак бәхет китердең. Нур чәчте, юл ачты Аллаһның Коръәне Кыйблага борылды Намазда өммәтем. Иң авыр чакларда Иманым саклады Иблисләр богауда... Күңелләр сафланды. Изге җир-Мәккәбез Исемең бер дәгъвәт....

Мирһади Разов

×××

Ул туды...

Аллаһның илчесе

Мөхәммәд пәйгамбәр.

Көттек без үзеңне

Өзелеп шул кадәр!

Җир шарын иманга

Шатлыкка син төрдең

Җиһанга гаделлек

Ак бәхет китердең.

Нур чәчте, юл ачты

Аллаһның Коръәне

Кыйблага борылды

Намазда өммәтем.

Иң авыр чакларда

Иманым саклады

Иблисләр богауда...

Күңелләр сафланды.

Изге җир-Мәккәбез

Исемең бер дәгъвәт.

Аллаһның рәхмәте,

Дан сиңа, Мөхәммәд!

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев