Орловка бистәсе кырында 3 балалар бакчасы һәм мәктәп төзеләчәк
Яңалыклар тасмасы

Орловка бистәсе кырында 3 балалар бакчасы һәм мәктәп төзеләчәк

Бу хакта җәмәгать тыңлауларында хәбәр иттеләр.

Орловка бистәсе кырында 105 гектар җирдә яңа микрорайон барлыкка киләчәк. Аны Ижауның “Талан” компаниясе төзиячәк. Күпкатлы йортлар төзелеше 5 этапта алып барылачак. Аның кысаларында 3 балалар бакчасы һәм бер мәктәп төзү планлаштырыла. Бакчаларның һәммәсе 260 сабыйга исәпләнгән. Шулай ук 6 меңләп машина кую урыннарын ясау күздә тотыла.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев