Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ОРВИ таралу сәбәпле, каникуллар иртәрәк башланмасмы?

Бүген 200ләп бала һәм 50 укытучы, авыру билгеләре булу сәбәпле, фильтр аша үтә алмаган.

Әлегә укучыларның каникулларын күчерү зарурилыгы юк. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Хадиуллин белдергән. Шул ук вакытта ул хәзерге вакытта республиканың 66 мәктәбендә 395 сыйныфның карантинга җибәрелүен искәрткән. Чаллыда исә узган атнада 95 сыйныфта укулар тукталыган иде. 

Бүген 200ләп бала һәм 50 укытучы, авыру билгеләре булу сәбәпле, фильтр аша үтә алмаган. Әмма республикада бер генә мәктәп тә ябылмаган. Шуңа күрә каникулны күчерү турында бернинди дә сүз була алмый.

Исегезгә төшерәбез: мәктәпләрдә каникул 28 декабрьдән башланып, 9 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф