Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ОСАГО алу өчен торакны иминиятләштерергә кирәк?!

1 июльдән ОСАГО полисларының яңалары барлыкка килүе турындагы закон 11 февральдә үк кабул ителсә дә, иминиятләштерү компанияләрендә бу хакта әле дә төгәл белүче юк. Яңа ОСАГОның өстенлекләре дә сер булып кала бирә. Аның каравы, яңа бланкның эскиз проекты "Российская газета"да басылып чыкты. Баксаң, бүген Россиядә 4 миллионга якын ялган ОСАГО...

1 июльдән ОСАГО полисларының яңалары барлыкка килүе турындагы закон 11 февральдә үк кабул ителсә дә, иминиятләштерү компанияләрендә бу хакта әле дә төгәл белүче юк. Яңа ОСАГОның өстенлекләре дә сер булып кала бирә. Аның каравы, яңа бланкның эскиз проекты "Российская газета"да басылып чыкты. Баксаң, бүген Россиядә 4 миллионга якын ялган ОСАГО полисы кулланыла икән. Алдауларга нокта кую өчен, ышанычлы бланклар булдырырга кирәк дип тапканнар. Яңа бланкта барысы да яңача: шрифт, билгеләрнең үлчәме дә үзгәргән. Яктыда караганда, бланкта "полис" сүзен, машина сурәтен дә күрергә мөмкин. Бланкта урнаштырылган махсус QR код ярдәмендә полис, автомобиль, аның хуҗасы турында тулы мәгълүмат та алып булачак. Кыскасы, мондый саргылт-алсу төстәге яңа бланкларны 1 июньгә үк өлгертергә җыеналар. Автомобиль иминиятләштерүчеләрнең Россия берләшмәсе хәбәр итүенчә, июньнән иминият компанияләренә барлыгы 15 миллион яңа бланк таратылачак.

Татарстан иминият компанияләре агентлары исә, бу мәсьәләдә артык борчылмаска киңәш итә. Куллану вакыты чыкканчы, ОСАГО полисының искесе белән дә йөрергә мөмкин булачак. Иң мөһиме, ул закон нигезендә эшләнгән булсын. Ә 1 июльдән үк полисны яңасына алыштырырга теләгәннәргә, бу хезмәтне иминиятләштерү компанияләре бушлай башкарачак, имеш.

Яңа полис алу бер хәл, хәзер искесен алу баш бәласенә әйләнгән, ди. Күп иминиятләштерү компанияләре ОСАГО полисын биргәндә, өстәмә хезмәтләрдән файдаланырга мәҗбүр итә. Әйтик, "Росгосстрах" үзеңнең гомереңне иминиятләштерергә куша, "Итиль Армеец"та фатирыңны иминиятләштерүне таләп итәләр.

- ОСАГО полисларын бирү компания өчен отышлы түгел. Хәзер яңа кагыйдәләр буенча, бер юл һәлакәте булса, иминиятләштерү компаниясе 400 мең сумга кадәр түли. Шәһәрдә машина йөртүчеләрнең күбесе авылда теркәлгән. Авыл теркәлүе белән иминиятләштерү күпкә арзанрак. Без үзебезгә зыянга эшли алмыйбыз бит инде. Шуңа да өстәмә хезмәтләр тәкъдим итәбез. Казанда бөтен иминиятләштерү компанияләре шулай эшли. Бу хакта әйтеп тормый икән, димәк, ул өстәмә хезмәтне ОСАГО бәясенә керткән була, - ди брокер компаниясендә эшләүче хезмәткәр.

- Әгәр кешенең торагы булмаса, нәрсә иминиятләштерәсең? - дип кызыксынам.

- Балаларны куркынычсызлык очрагыннан, үзеңнең сәламәтлегеңне дә иминиятләштерергә була. Иң арзаны - торакны иминиятләштерү. Бу хезмәт якынча 1500 сумга төшә.

- Әйтик, үзебездә җитештерелгән 100 ат көченнән артмаган машинаны иминиятләштерү ничә сумга төшәчәк?

- Әгәр юл һәлакәте теркәлмәгән икән, машина йөртүченең стажы җитәрлек булса, ОСАГО полисы 11 мең тирәсе торачак.

- Әгәр мин өстәмә хезмәтләрдән баш тартсам?

- ОСАГО бирмибез генә. Ә полиссыз йөргән өчен - штраф, - дип кисәтте агент.

Болай да ОСАГО полисы бер ел эчендә 108 процентка арткан иде. Аның каравы, КАСКО тарифлары күпкә арзанайган икән. "Уралсиб" иминиятләштерү төркеме белгечләре әйтүенчә, Мәскәүдә КАСКО ясату уртача 17 процентка кимегән. Казанда да агентлар КАСКО өчен өстәмә ташламалар вәгъдә итәләр.

Эльвира МОЗАФФАР ("Ватаным Татарстан" газетасы)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев