Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Россия лабораторияләре коронавируска тестлаштыруда хаталарны атады. Хезмәткәрләр дә, пациентлар да дөрес эш итми

Россия лабораторияләре вәкилләре COVID-19 тестларының хаталы нәтиҗәләренең сәбәпләрен аңлаттылар

 

Бу еш кына хезмәткәрләрнең дә, пациентларның да дөрес булмаган гамәлләре нәтиҗәсе. Сәламәтлек саклау министрлыгы биоматериалны авыздан(тамактан) һәм борыннан алынырга тиешлеген ассызлыклый. Әгәр анализлар авыздан, борыннан алынмый икән тискәре нәтиҗә булу ихтималы бар, - дип аңлата РБК генераль директоры Дарья Горькинга. Белгеч сүзләренә караганда, анализ алганда башка факторлар да мөһим. Еш кына тест тапшырганда хаталарны пациентлар эшли. Анализ алганчы бер сәгать кала ашарга, эчәргә, тешләрне чистартырга, авыз чайкарга ярамый. Дарья Горякина шулай ук борынны юарга яки дару кулланрыга ярамый, дип искәртә. Элегрәк KazanFirst хәбәр иткәнчә, Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы Сергей Авдеев COVID-19 коронавирусына тестларның 30-40% ы ялган тискәре нәтиҗә бирә ала. Проблема тест сыйфатында түгел, ә Материалларны хаталы алудан гыйбарәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев