Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Озак һәм сәламәт яшәү өчен нишләргә?

Активлык, хәрәкәт итү, физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнү – сәламәтлекне саклау һәм ныгытуның нәтиҗәле чарасы.

Хәрәкәтләнү балалар һәм яшүсмерләрнең үсеше һәм сәламәтлеге өчен бик файдалы. Кызганыч, бүген күпчелек яшүсмерләрдә мускулларга тиешенчә авырлык бирмәү, аз хәрәкәтләнү күзәтелә. Физик күнегүләр үзәк нерв системасының барлык функцияләре үсешенә уңай йогынты ясый. Чама хисен югалтмыйча физик активлык күрсәтү теләсә нинди яшьтә дә сәламәтлеккә файдалы. Озак һәм сәламәт яшәү өчен һәр көнне иртән гимнастика ясарга, саф һавада йөрергә, чыныгырга кирәк. 

Даими рәвештә физкультура белән шөгыльләнү кәефне күтәрә, эндорфиннар, шатлык гармоннары китереп чыгара. Физик яктан актив кешеләр стресслар һәм чирләрне җиңел үткәрәләр. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару картаюны акрынайта, матдәләр алмашын яхшырта, тукымаларны һәм органнарны кислород белән тәэмин итә. 

Җәяү йөрү иң уңайлы физик күнегү булып санала, чөнки җәяү йөргәндә барлык мускуллар, әгъзалар хәрәкәтләнә. Сәгатенә 3 км тизлек белән йөрү матдәләр алмашын 1,5 мәртәбә арттыра. 

Кыш көне чаңгыда шуу, җәй көне йөзү, шулай ук аучылык, балык тоту, велосипедта йөрү, бакчада эшләү дә файдалы. Физик күнегүләр һәм физик эш уртача тизлектә тирән сулыш алып эшләнергә тиеш. Чама хисен югалтырга ярамый.

Хәрәкәт – сәламәтлекнең һәм озак яшәүнең табигый стимуляторы. 

Э. Нәүрүзбаева,

Ф.Әхмәрова исемендәге 4нче балалар шифаханәсе табиб-педиатры. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев